Ноябрьнең соңгы якшәмбесе газизләрдән газиз әнкәйләребезнең бәйрәм көне. 29 ноябрь көнне Айдар авылы мэдэният йортында китапханэ белэн берлектэ уздырылган "Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз" кичәсе зур хөрмәткә ия булган мөхтәрәм солдат аналарына багышланды. Әниләре һәм солдат уллары белән бергәләп җылы, очрашу узды. Кичәдә алар адресына иң изге теләкләр әйтелде, иң матур җырлар яңгырады. Армия хезмәтеннән яңа гына кайткан Илдар Кадыров һәм Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә әзерләнүче Фирдүс Гайнетдиновлар әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Очрашу истәлеге итеп хәрби хезмәткә китүче егетебезгә чигелгән кулъяулык бүләк иттек. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
.jpg)
.jpg)