Районыбыз Башлыгы Төркия Республикасында булды.

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Районыбыз Башлыгы И.Ф. Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов  җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Төркия Республикасында булды.

Визит барышында Республика Президенты Төркия Республикасы министрлары һәм Анкара шәһәре мэры белән очрашты. Анкара һәм Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде. Шулай ук Төркия Республикасы Коджаиля провинциясенең Гебзе муниципаль округы һәм Теләче муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International