Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш? Ул балаларга аң-белем бирүче, тәрбияче. Укытучы, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, төпле белемле итүче. Моның өчен укытучы тагын да эзләнергә, белемнәрен камилләштерергә тиеш. Укытучы тирән белемле һәм методик әзерлекле булу өчен үзенең белемен күтәрү өстендә эшләргә, газета – журналлар укырга да тиеш. Безнең укытучылар “Теләче” район газетасына, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” профессиональ журналларга язылдылар. Бу аларга заман таләпләренә туры килгән дәресләр әзерләүдә, балаларны дөрес итеп тәрбияләүдә булышыр.