29 ноябрь көнне Алан урта мәктәбендә Әниләр бәйрәме узды. Бәйрәм башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылары көче белән әзерләнде.
Бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.
Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез,
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
.jpg)