27-30 ноябрь көннәрендә Буа шәһәрендә 2002-2003 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча республика беренчелеге булып узды. Безнең район җыелма командасы составын “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Габделхаев Р.Х. җитәкчелегендәге Шәтке мәктәбе укучылары тәшкил итте.Ярышта безнең район командасы 4 урын яулады.