2014 нче елның 13 нче ноябреннән 02 нче декабрьгә кадәр башлангыч сыйныфлар арасында “Бозда игътибарлы булам” исемле република балалар рәсем конкурсының мәктәп туры үткәрелде.
Конкурсның максатлары:
1. Кышкы каникул вакытында балаларның куркынычсызлыгын кайгырту.
2. Кышкы чорда сулы урыннарда бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен профилактика һәм кисәтү.
3. Сулыклада үзеңне куркынычсыз тотуны җәмәгатьчелек аңында формалаштыру.
Укучыларның яхшы дип табылган эшләре конкурсның район турына җибәрелде:
- Пашагин Роман, 1 нче сыйныф укучысы;
- Гыйниятов Ринат, 1 нче сыйныф укучысы;
- Колбасов Артем, 3 нче сыйныф укучысы;
- Колбасова Ксения, 4 нче сыйныф укучысы.
Уңышлар телибез!
.png)