Кешелек дөньясы бик борынгыдан әнкәйләргә дан җырлаган. Баласы хакына теләсә ниди корбанга барырга әзер Ананы бер кем белән дә алыштырып булмый. Табигать хатын-кызга Әни булу- кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазыйфа йөкләгән. 29 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният йортында китапханә,мәктәп белән берлектә газиз әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуларына инандыру максатыннан “Әнием-куңел кояшым” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде.
.jpg)