29 ноябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә Әниләр көненә карата “Иң кадерле, иң хөрмәтле, булсын җирдә ӘНИЛӘР!!! Әниләрне хөрмәтләсәк, тыныч булыр ил-көннәр!!!” дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бу кичәгә бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең әниләре чакырылган иде. Фирая апа Имамиева җырлаганда сагыштан күз яшьләрен сөртеп утырган солдат әниләре, бик күңелле итеп “могҗизалар кыры”н уйнадылар. Бу уенда Аделнең әнисе Тәслимә Галимуллина иң күп бал җыеп беренче урынга чыкты. Чәй табыны артында китапханәче Рузалия Газизова әниләрне икенче атнада үткәреләчәк “Ак калфак” хатын-кызлар советының беренче утырышына чакырды.
