2 декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары Теләче Үзәк балалар китапханәсендә булдылар. Китапханә мөдире Балалар китапханәсенең эшчәнлеге турында сөйләде, китапханәдә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Укучылар китап фонды һәм вакытлы матбугат белән таныштылар. Китапханәче Балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Гөрләвек” курчак театры клубы эшчәнлеге турында сөйләде. Балаларга кулдан ясалган курчаклар бик ошады. Экскурсиянең ахырында истәлек өчен фотога төшелде.
.png)