Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар рәсем ясарга бик яраталар. Кышкы табигатьне сурәтләү аларга бигрәк тә ошый. Чөнки кыш ае аларга Кыш бабайны,Кар кызын һәм әлбәттә Яңа елны алып килә. Рәсем һәм кисеп ябыштыру дәресләрендә балалар Кар бабайны ясадылар. Бу дәресләр аркылы без балаларны туган як табигатен яратырга, сакларга өйрәтәбез.
Бөтерелә ак өермә
Кара,кара,карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?