13 декабрь көне "Батыр" спорт комплексында 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында бильбау көрәше буенча Дөнья беренчелеге башланып китте.

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
14 декабрь көне "Батыр" спорт комплексында 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында бильбау көрәше буенча Дөнья беренчелеге башланып китте. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Бильбау көрәше Халыкара Федерациясе Президенты Руслан Мәхмудов һәм Теләче районы башлыгы Ильдус Зарипов катнашты.
Дөнья беренчелегендә 16 ильдән 16 команда, 119 көрәшче бил алыша. 14 декабрь көне яшь спортсменнар ирекле стиль белән көч сынаштылар. Командалар арасында Үзәк Азиядән килгән Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Балтыйк буе илләренннән Литва, Латвия командалары бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International