Бу көнне Яңа Россиянең Төп законы – Россия Федерациясенең хокукый-сәяси нигезен билгели торган, федерализм һәм тулы хокуклы җирле үзидарә принципларында социаль дәүләтне ныгыту юнәлешендә Россия Федерациясенең үсеш юнәлешләрен күрсәтә торган мөһим документ. Соңгы елларда төзелгән һәм бүген дәүләтне инновацион яңартуның нигезен тәшкил иткән яңа сәяси, хокукый, икътисадый һәм иҗтимагый институтлар җәмгыятьтә гражданлык татулыгы һәм дуслык тантана итүдә, Россиянең территориаль бөтенлеген ныгытуда ышанычлы терәк булды. Барлык гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәүдә демократиянең югары стандартлары, халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен һәм традицияләрен исәпкә алып, регионнардагы икътисадны үстерү, күпмилләтле бердәмлек һәм күрше конфессияләр арасындагы татулык идеяләре тыныч һәм бай ил төзү өчен кирәкле шартлар тудыра.
Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең аеруча көчле һәм даими үсештәге субъекты, ул дәүләтнең бөтенлеге, рухи толерантлык һәм милләтара аңлашып яшәү принципларын алга сөрә. Республика халкы үзенең актив граждан позициясе һәм иҗади хезмәте белән Россия Федерациясенең Төп Законында игълан ителгән демократик кыйммәтләргә тугрылыгын раслый.
Кадерле дуслар!
Россиядә һәркемгә Конституция белән якланган лаеклы һәм имин тормыш тәэмин итеп, Ватаныбызны тагын да алга киткән социаль дәүләт итәчәгебезгә ышанычым зур. Күпмилләтле илебезнең барлык гражданнары, аның хәзергесе һәм киләчәге өчен шәхси җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын белергә, ихтирам итәргә һәм һичшиксез үтәргә тиеш. Конституция буенча яшәргә өйрәнеп, без Ватаныбыз алдында торган максатларга ирешүдә теләсә нинди сынауны да лаеклы җиңә алырбыз.
Хөрмәтле татарстанлылар! Барыбызга да Ватан хакына игелекле хезмәттә яңа казанышлар, исәнлек-саулык телим. Башкарган эшләребезгә шатланып, киләчәккә ныклы ышаныч белән яшик!