Олы Мәтәскә балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган ачык дәрес үткәрелде. Дәреснең темасы: "Юл чатында светофор" дип аталды.

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Бүген безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган ачык дәрес үткәрелде. Дәреснең темасы: "Юл чатында светофор" дип аталды. Максаты: уеннар аша балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, аларда активлык, игътибарлылык тәрбияләү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен ныгыту, балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү иде. Дәресләрне карарга район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. һәм ГКУ “Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ”ның әйдәп баручы специалисты Ягафарова Г. Н. килгән иде.Алар  балаларга төрле сораулар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр һәм алып килгән бүләкләрен өләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International