12 нче декабрь - РФ Конституциясе Көне. Атна буе “Без – Бөек Россия граңданнары”, “ Минем Ватаным – Россия”, “Конституция – дәүләтнең төп законы” темалары буенча сыйныф сәгатьләре үтте.
Максаты: укучыларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбияләү, үз иленең уңышлары белән горурлану, Россия халыкларының традицияләренә һәм үткән тарихына сак караш формалаштыру.
Бу чара – безнең илебез – Россиядәге безнең тормышыбыз турында, безнең турында, үзебез турында уйланырга яхшы җирлек. Укучылар хокук, мораль, демократия, суверенитет, гражданин кебек сүзләрнең мәгънәсен искә төшкрделәр.
1-4 нче сыйныф укучылары белән кечкенә экскурсия – Конституция тарихы битләре буйлап презентация күрсәтелде.