2014 елның 13-16 декабрь көннәрендә Теләченең «Батыр» спорткомплексында 15-17 яшьлек егет-кызлар арасында билбау буенча Дөнья беренчелеге үтә.
14 декабрь көне ирекле стиль буенча ярышларда 16 илдән 119 көрәшче катнашты.
15 декабрь көне егетләр арасында классик стиль буенча үткән ярышларда 10 илдән 61 көрәшче катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1- Россия:17 алтын,15 көмеш һәм 18 бронза медаль
2- Үзбәкстан:5 алтын,6 көмеш,14 бронза медаль
3- Казахстан:3 алтын,3 көмеш,10 бронза медаль яулады.
Россия җыелма командасы составында Теләче районы көрәшчеләре дә чыгыш ясады.Алар:
Сафиуллин Илнур (О.Мәтәскә)-2 урында
Шарипов Булат (Шәтке)-3 урында
Мөхәммәтов Айназ(О.Мишә)-5 урында.