Кече Кибәхуҗа авылы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хуҗина Н.Ю. мәктәп күләмендә "Каләмне корал итеп" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Хуҗина Н.Ю. мәктәп күләмендә "Каләмне корал итеп" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Бу тәрбияви чара Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләренә, язучыларына багышланды. Бөек Ватан сугышында 104 язучы катнашкан, 31 е кире әйләнеп кайтмаган.Сугышта катнашкан язучылар арасында безнең якташларыбыз да бар. Алар: Мәхмүт Максуд һәм Габдулла Галиев. Нәкыя Юнысовна презентация ярдәмендә әдәбият әһелләренең Җиңүне якынайтуга керткән өлешләре белән таныштырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International