19 гыйнвар көнне ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гомумбелем бирү учрежденияләре хезмәткәрләре өчен “ФГОСны тормышка ашыруда заманча информацион белем бирү мөһитенең роле ” дигән темага семинар булып узды.

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
19 гыйнвар көнне ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гомумбелем бирү учрежденияләре хезмәткәрләре өчен “ФГОСны тормышка ашыруда заманча информацион белем бирү мөһитенең роле  ” дигән темага семинар булып узды. Бу семинарда катнашучылар  “Дрофа” китап нәшрияты хезмәткәрләре һәм аларның китап күргәзмәсе белән таныша алдылар. Безнең мәктәпнең биология һәм химия фәне укытучысы Ибраева Р.З. бу семинарда актив катнашып кайтты. Семинарда ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ИРОРТ хезмәткәрләре, районнардан РМО җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Шулай ук һәр фән өчен аерым секцияләр эшләде: “5 класста биологиядән ФГОС таләпләренә туры килгән дәрес модельләре ”, “Профессиональ эшчәнлектә заманча белем бирү технологияләрен эффектлы куллануның үсеше” һ.б.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International