21.01.2015 көнне Олы Нырсы балалар бакчасында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераны Гобәйдуллин Гарифулла абый белән очрашу булып узды.

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
21.01.2015 көнне Олы Нырсы балалар бакчасында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераны Гобәйдуллин Гарифулла абый белән очрашу булып узды. Шулай ук әлеге очрашуга Олы Нырсы урта мәктәбеннән 1 нче сыйныф укучылары да килгән иде. Гарифулла абый балаларга сугышка кадәр тормыш юлын һәм сугыш чорларында ниләр күргәнен сөйләп үтте. Балалар аңа, үз чиратында, үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Гарифулла абый аларга бик теләп җавап бирде. Балалар һәм ул әлеге очрашудан бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International