Олы Нырсы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җиңүгә илткән юллар” фестивалена әзерлек бара.

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә Олы Нырсы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җиңүгә илткән юллар” фестивалена әзерлек бара. Риза Ишморатның “Кайту” пьесасының репетициясе көн саен үткәрелә. Пьесаны Олы Нырсы мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр коллективы куя. Режиссёры Гарифуллина Рамилә Мәүлетҗан кызы. Авылдашлар бу премьераны зарыгып көтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International