22 январь көнне Айдар авылы китапханәсендә сугыш чорында иҗат ителгән җырларны үз эченә алган "Сугыш чоры җырлары" дип исемләнгән папка ачылды.

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып солдат белән һәрвакыт җырлар да янәшә була. Сугышчылар арасында киң таралган җырларда солдатның ата-анасына, сөйгән кешесенә, Туган илгә мәхәббәте, аларны сагынуы чагыла. Тылда яңгыраган җырларда тыныч тормышны җимергән дошманга нәфрәт белдерелә. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, 22 январь көнне Айдар авылы китапханәсендә сугыш чорында иҗат ителгән җырларны үз эченә алган "Сугыш чоры җырлары" дип исемләнгән папка ачылды. Папкага татар һәм урыс телендәге җырлар белән беррәттән, аларның язылу тарихы турында да мәгълүмат тупланды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International