22 нче гыйнварда Теләче урта мәктәбенең 9 -11 сыйныф укучылары профориентация айлыгы кысаларында Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Туктамышева Ә.Х. Һәм Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Фәтхрахманов А.Р. белән очрашуда катнашты.

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
22 нче гыйнварда Теләче урта мәктәбенең 9 -11 сыйныф укучылары профориентация айлыгы кысаларында Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Туктамышева Әнисә Хәмитовна Һәм Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Фәтхрахманов Айдар Рамилевич белән очрашуда катнашты. Очрашуда  Әнисә Хәмитовна  мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең мактаулы һәм тыңгысыз эше турында сөйләде. Айдар Рамилевич  Казан Дәүләт яшь тамашачылар театры артисты буларак актерлык осталыгы, аларны хәзерләүче уку йортларының кабул итү шартлары белән таныштырды һәм үзенең спектакльләренә чакырды. Очрашудан һәркем бик канәгать калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International