2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде. Россия Федерациясендә Әдәбият елын үткәрүнең максаты булып россия җәмагатьчелегенең классик әдәбият һәм хәзерге заман әдәбияты һәм гомумән китап уку буенча кызыксынуларын яңадан тергезү тора.
Шул уңайдан 22 гыйнвар көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә “Китап укучы балалар барысыннан да белемле булалар!” исемле китап күргәзмәсе төзеп куелды. Әлеге күргәзмәгә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, шулай ук урта һәм өлкән яшьтәге балалар өчен дә китаплар куелды. Без балаларның игътибарын матур әдәбиятка җәлеп итәргә һәм китап уку һәрвакыт кирәкле, файдалы һәм модада икәнен исләренә төшерергә телибез.