22 гыйнвар көнне Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында “Тамырлары шушында, бәрәкәтле туфракта” дип исемләнгән әдәби укулар булып үтте.

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
22 гыйнвар көнне Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында “Тамырлары шушында, бәрәкәтле туфракта” дип исемләнгән әдәби укулар булып үтте. Бу  кичәдә якташ  галимнәребез Равил Үтәбәй, Яхъя Абдуллин тормышы һәм иҗади хезмәтләре бәян ителде. Шулай ук  якташ язучыларыбыз  Мәхмүд Максуд  һәм Фатих Хөсни иҗатларына күзәтү үткәределде. Кичәдә танылган журналист, татар мөселман календаре авторы  Фәния Хуҗиәхмәт, районыбызның татар теле,  тарих укытучылары, китапханәчеләр, дин әһелләре катнашты.  Әдәби укуларда танылган шәхесләребезнең тормыш юллары, иҗатлары турында сойләнелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International