Тимурчылык эшләре дәвам итә.
Мәктәптә оешкан тимурчылык отрядының асылын ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү тәшкил итә.Бөек Ватан Сугышы ветераннары,хөрмәткә лаек картларыбыз тирә-якта шәфкатьле,ярдәмгә әзер торучы кешеләр яшәгәнен белеп торырга тиешләр.Тимурчылык эше бик мөһим һәм кирәкле эш.Өлкән буын вәкилләренә кайвакыт әз генә игътибар да җитә бит.
Бүген 6-8 сыйныф укучылары китапханәче Никитина Н.П.һәм авыл советы сәркатибе Камалетдинова Ч.Т.белән берлектә авылдашыбыз - Бөек ватан сугышы ветераны Шәймәрданов Рәҗәп бабай янында булып кайттылар.Аның белән аралашу барышында укучылар авылыбыз тарихына кагылышлы яңа мәгълумат алдылар.Рәҗәп бабай укчыларга үткәндәге гореф-гадәтләр,йолалар,үткән сугыш еллары турында сөйләде.Соңрак укучылар ветеранның кызы белән аралаштылар,йорт тирәсен кардан чистарттылар.