Үзәк авылы балалар бакчасында уртанчылар төркеме кызлары бөтен күңелләрен биреп шушы уенны уйныйлар.

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Бу кашык - аюга, монысы - Алсуга..." Менә шушы беренче  сүзләрдән башланып китә дә инде "Әниле-кызлы" сюжетлы уен. Кайгыртучанлык - уенның төп сыйфаты. Бала үзенең уенчыкларына игътибарын һәм кайгыртучанлыгын бирә башласа, димәк, бала үсә дигән сүз.

 

"Әниле-кызлы" сюжетлы уены кызларның иң яратып уйный торган уены. Бүген дә уртанчылар төркеме кызлары бөтен күңелләрен биреп шушы уенны уйнадылар. "Балаларын" тәрбияләп, тәмле ашлар, җиләк-җимешләр "ашатып", коляскаларында йөрттеләр. Мондый уеннар уйнаганда кыз балада гаиләдә кайгыртучанлык, ана сыйфатлары формалаша башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International