Күңелле музыка
Яңгырый зал якта.
Музыка көенә
Җырларга, биергә,
Төз атлап йөрергә
Өйрәтә Сара апа, —
Ул безне ярата...
Бари Рәхмәт
Безнең Иске Җөри балалар бакчасында балалар музыка шөгылендә бик теләп катнашалар. Балалар музыка тыңларга, биергә һәм музыкаль уенчыклар белән уйнарга яраталар. Музыкаль уенчыклар белән танышу – музыкага беренче адым булып тора.