Кышкы көннәрнең берсендә Максабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә чана шуарга тауга бардылар.

2015 елның 25 гыйнвары, якшәмбе
Менә салкын кыш та килеп җитте. Кыш – табигать фасыллары арасында иң салкыны. Агачлар һәм куаклар ап-ак кар бүрекләрен киделәр.  Кыш килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Сокланып туймаслык кышкы матурлык. Шундый матур көннәрнең берсендә Максабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче   балалар  тәрбияче апалары белән берлектә  чана шуарга тауга бардылар.  Балалар күңелле итеп таудан чана шудылар һәм кар белән рәхәтләнеп  уйнадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International