23 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре А.П. Чеховның 155 – еллык юбилее уңаеннан, язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Әдәби танышу” үткәрү өчен Теләче урта мәктәбенең 4 б сыйныфында булдылар.

2015 елның 25 гыйнвары, якшәмбе

 23 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре А.П. Чеховның 155 – еллык юбилее уңаеннан, язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Әдәби танышу” үткәрү өчен Теләче урта мәктәбенең 4 б сыйныфында булдылар. Әңгәмәне балаларны, сәнгатьле сүз остасы буларак танылган язучының әсәрләре белән таныштырып, кызыклы күрсәтмә материаллар кулланып (фотографияләр, китаплар), аның автобиографиясе белән әйдәп баручы китапханәче Фатихова Е.Г. үткәрде.

     Балалар белән  бергәләп күп кенә сорауларга  җаваплар таптылар. Алар язучы  турында үз фикерләре белән  уртаклаштылар.

     Чеховның китаплары һәрвакыт безнең белән булачагына без ышанабыз. Дөнья әдәбиятында Чеховтан да гадел, намуслы, туры сүзле бер генә язучы да булмаган, китап укучыларның яратуы да шуңа күрәдер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International