23 гыйнвар көнне Үзәк авылы китапханәсендә 4 сыйнаф укучылары һәм укытучылары белән « Китапка озын гомер бүләк итик» дигән чара үткәрелде. Балалар китапханәче белән берлектә китапларның ертылган битләрен ябыштырдылар, китап тышларын яңадан торгыздылар.
Чара барышында «Китапларны саклагыз» дигән әңгәмә дә үткәрелде.
Чараның максаты- балаларда китапка карата игътибарлыкны саклап калу һәм узара ярдәм итешү теләген үстерү.