БУ БИК КЫЗЫК
Бүген 23.01.дөньяда халыкара кулдан язу көне буларак билгеләнеп үтә. Кеше күбрәк кулы белән язган саен аның язуы да яхшыра. Кешенең язуына карап аның характерын, кичерешләрен да билгеләп була.
Балалар бакчасында кечкенәдән үк дөрес итеп карандаш, каләм һәм кисточкалар тотарга өйрәнә башлыйлар. Шул рәвешле аның кул һәм бармак моторикасы ныгый, баш мие эшчәнлеге арта. Безнең балалар бакчасында да язуга өйрәнү шөгыльләрендә балалар хәреф язарга өйрәнәләр, иҗекләр, аннары сүзләр укый башлыйлар. Бүген дә язу дәфтәрләрендә балалар тәрбиячеләре ярдәмендә график диктант язуны дәвам иттеләр.