2015 елның 19,20 нче гыйнвар көннәрендә район мәгариф бүлегендә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшләшү үткәрелде. Сөләшүләр түгәрәк өстәл артында түбәндәге план нигезендә алып барылды:
1. “Укучыларны йомгаклау аттестациясенә әзерләүдә белем бирү учреждениеләренең эш системасы” темасына мәктәп җитәкчесенең чыгышы.
2. “Уку эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ: 2014 – 2015нче уку елының беренче яртыеллыгында өлгереш, сыйфат күрсәткечләре” темасына укыту эшләре буенча директор урынбасарларының чыгышы.
3. “Тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәләре: район һәм республика дәрәҗәсендәге күрсәткечләр” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының чыгышы.
Киңәшмә барышында белем бирү сыйфатын үстерүдә укучыларда белем алуга ихтияҗ булдыру һәм укытучыларның һөнәри осталыкларын күтәрү белән бәйләнгән мәсьәләләр каралды.