2015 елның 15 гыйнварында Баландыш төп мәктәбе базасында 1999 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде.

2015 елның 25 гыйнвары, якшәмбе

2015 елның 15 гыйнварында Баландыш төп мәктәбе базасында Теләче балалар яшүсмерләр мәктәбе тарафыннан  авыл хуҗалыгы атказанган механизаторы  Миңнегали Сафин призына 1999 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында  татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышта барлыгы 103 яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелеге түбәндәгечә хәл ителде:

1 урында  – Олы Мәтәскә

2 урында - Баландыш

3 урында  –Ю.Кибәхуҗа

Азактан шәхси беренчелектә һәм командалар беренчелегендә җиңү яулаган көрәшчеләргә һәм командаларга Кубок, дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Шулай ук Тимербаев Раил  (Баландыш авылыннан )-  “Иң яшь көрәшче”  номинациясендә  билгеләнеп үтелде һәм аңа фермер Рөстәм Мөхәммәтшин истәлек бүләге тапшырды.

    Оргкомитет

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International