Балалар иҗат үзәгенең “Яшь автомоделист” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Тимербаев Т.А. җитәкчелегендә, мәктәп мастерскоенда кирәк булган эш кораллары җитештерәләр.

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Балалар иҗат үзәгенең “Яшь автомоделист” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Тимербаев Т.А. җитәкчелегендә, мәктәп мастерскоенда кирәк булган эш кораллары җитештерәләр. Әле күптән түгел генә агач кисү коралларын кайрау өчен электр кайрау станогы ясадылар. Станокны куллану бик уңайлы һәм ул 220 вольт электр көчәнешен таләп итә. Укучыларның алдагы планнары – төрле техник конкурс һәм фестивальләрдә катнашу. Укучыларга иҗади эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International