Китап ул- кешенең дусты. Әдәби әсәрләр аша без үткәнебезне барлыйбыз, киләчәккә план корабыз, бүген эшләгән эшләребезгә бәя бирәбез. Әсәр үзәгенә куелган әдәп-әхлак мәсьәләләрен күзәтәбез. Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатауллина Д.Г. һәм әдәбият сөючеләр Гөлсинә Галимуллинаның иҗат җимешләренә күзәтү ясадылар. “Ефәк кулъяулык” әсәрендә Айгүзәлнең авырлыклар алдында баш имәве, акылын җилкән итеп куюы аларда соклану хисе уятты.