25 гыйнвар көнне Олы Мишә авыл китапханәсе күчмә китапханә белән Олы Саурыш авылында булды. Китапханәче өй саен кереп 2015 ел - әдәбият елы икәнлеген аңлатты. Шул уңайдан китапханәдә бу елда “Иң күп китап укучы” конкурсы игълан итте. Китапханәче алып килгән китапларны Олы Саурыш авылы халкы бик теләп алып калдылар.