23 гыйнвар көнне безнең балалар бакчасында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова Анна, ЮХИДИ бүлекчәсенең инспекторы Ришат Назиров һәм әйдәп баручы белгеч Гүзәл Ягафарова кунакта булдылар. Алар башта тәрбияче Хаҗинурова Гөлназ уртанчылар 1 төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча
“Урам тулы могҗиза” дигән эшчәнлекне карап уздылар, аннары Хуҗина Рүзия уртанчылар 2 төркеме балалары белән “ Юл билгеләре буйлап сэяхәт” дигән чараны карадылар. Кунаклар балаларга бик күп бүләкләр бирделәр. Соңыннан кунаклар бакча белән таныштылар, мондагы матурлыкка, уңайлыкка соклануларының чик—чамасы юк диделәр.