2014 елның 23 гыйнварында Олы Мишә авыл җирлеге территорриясендә яшәүче гражданнарынын авыл җыены булды.

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
2014 елның  23 гыйнварында   Олы Мишә авыл җирлеге территорриясендә яшәүче гражданнарынын авыл  җыены  булды.  Җыенда  район башлыгы, районда урнашкан оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл башлыклары, авыл җирлеге территориясенә урнашкан җаваплылыгы чикләнгән ширкәт директорлары катнашты. Авыл җирлегенең 2014  елда башкарылган эшләре, 2015 елда  хәл итәсе проблемалар турында  авыл җирлеге башлыгы Г.А.Маннапов чыгыш ясады.  2013 ел белән чагыштырганда авыл җирлегендә урнашкан торак пунктларынын социаль-көнкүреш хәле сизелерлек  яхшырды.  Түбән Саурыш авылының Җиңү урамына вак таш салынды, чишмәсе ремонтланды . Дәүләт программасы нигезендә Түбән Саурыш авылында  клуб һәм башлангыч мәктәп эшли башлады. Уңышлар белән беррәттән хәл итәсе проблемалар да шактый. Олы Мишә һәм Түбән Саурыш авылларында обелиск эшлисе бар,  Олы Саурыш авлының юлларын салырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International