2015 елның 21 январь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында 2014 елга нәтиҗә ясап халык җыены булып узды.

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
2015 елның 21 январь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында  2014 елга нәтиҗә ясап  халык җыены булып узды. Җыен концерт программасы белән башланып китте. Җыенда Теләче муниипаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов һәм барлык оешма җитәкчеләре катнашты. Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А., мәктәп директоры Сунгатуллин М.М., мәдәният йорты мөдире Гимранова Г.Х.,  балалар бакчасы мөдире  Ахметвалиева З.И., фельшерлык – акушерлык пункты мөдире Камалирева М, М. һәм башка җитәкчеләр   үзләренең  эшләгән эшләренә эчтәлекле чыгышларын тәгъдим иттеләр.  Соңыннан  халыктан бирелгән сорауларга  районнан килгән җитәкчеләр җавап кайтарды. Җыен бик күңелле мизгел  иганәчеләребезне тәбрикләү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International