Теләче авылы 1нче балалар бакчасы районыбызда федераль дәүләт белем бирү стандартларын кулланучы эксперименталь үзәк булып тора

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Безнең бакча районыбызда  федераль дәүләт белем бирү стандартларын кулланучы эксперименталь үзәк булып тора. Шул уңайдан ул кызыклы Лего конструктор-уенчыклары иясе булды. Күптән түгел кайтартылган әлеге башваткыч уенчык балалар күңеленә бик хуш килде. Дөрестән дә, бу уеннар балаларның фикерләү үзенчәлеген, вак моториканы үстерудә зур роль уйный. Бакчабыздагы малайлар  һәм  кызлар бу конструкторлар белән бик кызыксынып уйный, үзләре уйлап табып төрле модельләр ясый. Аларга хәтта компьютер ярдәмендә хәрәкәтләнүче уенчыклар төзү дә авырлык тудырмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International