Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап мәктәптә “Кышкы игелек атнасы” үткәрелде. Күкчә авылы укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗанова Таисия апа янында булдылар.

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап мәктәптә “Кышкы игелек атнасы” үткәрелде. Күкчә авылы укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗанова Таисия апа янында булдылар. Балалар ветеранга үз куллары белән эшләнгән сувенир бүләк иттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ветеранга укучыларның чыгышы бик ошады, балалар да очрашудан җылы тәэсирләр алып таралдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International