Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез. Безнең мәктәбебездә дә бу уңайдан күп эшләр алып барыла.
Бүген 27 январьда Олы Мишә урта мәктәбендә Ленинград блокадасы өзелү уңаеннан тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 9 нчы сыйныф класс җитәкчесе Шаяхметова Л.Г. укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасындагы тетрәндергеч вакыйгалар белән таныштырды. Укучылар Таня Савичеваның көндәлеген тетрәнеп укыдылар. Соңыннан Ленинград блокадасына карата презентация күрсәтелде. Барлык укучыларда дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты, барчабыз да сәламәт, кешелекле булсак иде дигән теләктә калдылар.