27 январь көнне республика мәдәният учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды.

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
27 январь конне  ТР Мәдәният министрлыгының коллегиясенең киңәйтелгән утырышы башланыр алдыннан, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы бинасы янында республика мәдәният учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.    Соңыннан республика мәдәният учреждениеләре вәкилләренә автомобиль ачкычлары тапшырылды. ТР Милли музее, Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Биләр дәүләт тарих-архитектура һәм табигать музей-тыюлыгы, район мәдәният йортлары һ.б. учреждениеләр барлыгы 44 автомобиль алды: 16 "Ford Focus" һәм  28 "Lada Largus".   

 

 

 

  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International