27 январь-Ленинград блокадасыннан азат ителү көне уңаеннан, укучылар сугыш ветераны Егоров Иван Ивановичта кунакта булып кайттылар. Шушы тарихи истәлекле көн белән кайнар котладылар, шушы вакыйгага өлешләрен керткәне өчен аңа зур рәхмәтләрен белдерделәр. Ветеранга укучылар үзләрен борчыган сорауларын бирделәр. Иван Иванович бик теләп укучыларга үзе кичкән сугыш елларын сөйләде. Ветеран да , укучылар да бу очрашу белән канәгать калдылар.