Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...
Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Бөек Ватан сугышы елларында Олы Мишә авыл җирлегеннән 286 кеше немец фашистларына каршы сугышка китә. Авылыбыздан сугышка алынган ир-атларның нибары 56 сы гына утны-суны кичеп , туган нигезенә әйләнеп кайта алган. Мәктәп музеенда шушы сугышта һәлак булганнарга багышланган аерым почмак булдырылган. Бүген Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары музейна сәяхәт ясадылар. Алар һәрнәрсә белән кызыксыналар. Укытучы батырларны онытмаска, аларны һәрвакыт искә алырга кирәклеген әйтте.