29 январь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Минем беренче китабым” исемле библиографик дәрес уздырылды.

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Китап кешенең аерылмас дусты һәм киңәшчесе.Ул кешелек дөньясы барлыкка килгәннән соң ук уйлап табылган. Еллар дәвамында зур үзгәрешләр кичереп сыйфатлы, тирән эчтәлекле басма рәвешен алган. 29 январь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Минем беренче китабым” исемле библиографик дәрес уздырылды. Укучылар китапның килеп чыгышы,тарихы белән таныштылар. Аларның игътибарына китапханәдә булган иң иске, иң яңа, иң зур, иң кечкенә һәм иң кыйммәтле китаплар тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International