29 гыйнвар көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сугышчан дан көне - Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулуга багышланган чара үткәрү максатыннан 3 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында булып кайттылар.

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

29 гыйнвар көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сугышчан дан көне - Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулуга багышланган чара үткәрү максатыннан 3 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында булып кайттылар.

     Әлеге чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә ленинградчыларның ничек итеп сугышка әзерләнүләре турында аңлатылды. Балалар бигрәк тә чолганышта калган шәһәрдәге балаларның ничек итеп заводларда станоклар артында әтиләрен алыштырулары, сырхауханәләрдә булышулары, Таня Савичева көндәлеге, легендар “Тормыш юлы” төзелеше һәм аның эшчәнлеге турында зур игътибар белән тыңладылар.

     Чара барышында балаларга сугыш турында ике мультфильм күрсәтелде. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз Абдулла Алиш, Муса Җәлилләр турында сөйләнде. Язучыларның балалар китапханәсендә булган әсәрләре, китаплары белән таныштырылды.

     Чара ахырында  әйдәп баручы китапханәче Фатихова Е.Г. һәлак булган ленинградчыларга куелган һәйкәлләрнең фотографияләре буенча “Был город фронт, была блокада” исемле слайд – шоу күрсәтте, балаларга алар турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International