29 январь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “ Иң яхшы сыйныф җитәкчесе-2015” бәйгесе уздырылды. Бәйгедә районның иң актив 5 сыйныф җитәкчесе катнашты.Укытучылар 4 юнәлештә үзләренең көчләрен сынады. Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф җитәкчесе, Шармыш урта мәктәбенең 5 сыйныф җитәкчеләре җиңүче дип табылды. Безнең мәктәбебез данын яклап башлангыч сыйныф укытучысы Гаязетдинова Әлфия Имаметдинова катнашты. Ул “ Вдохновенье” номинациясендә җиңүче булып танылды. Котлыйбыз Сезне, Әлфия Имамутдиновна.