Кышкы зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп, азык эзләүче кошларны күргәнегез бармы сезнең? Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны күздә тотып, мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары әйләнә- тирә дәресе укытучысы белән берлектә кошларга ярдәм итәргә булдылар. Җимлекләр ясап, мәктәп янындагы агачларга элеп куйдылар. Көн саен җимлектәге кошларны көнбагыш, кабак орлыклары белән сыйлыйлар.