28 гыйнвар көнне, 1 нче номерлы Теләче балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" конкурсының район турына сайлап алу эше дәвам ителде.

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, ягъни 28 гыйнвар  көнне, 1 нче номерлы Теләче балалар  бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" конкурсының район турына сайлап  алу эше дәвам ителде. Бу көнне  безнең район балалар бакчасында  тәрбиячеләребез Степанова Валентина  Ивановна зурлар төркеме балалары белән "Тамчы түгәрәк буенча йөри", ә Аухадива Гүзәлия Хабиловна уртанчылар төркеме балалары белән "Тылсымлы  аланга сәяхәт" исемле шөгыльләре белән чыгыш ясадылар. Шөгыльләре уен рәвешендә бик кызык  һәм мавыктыргыч сюжетта алып барылды.

 

 Аларга алдагы эшләрендә  һәм конкурста  уңышлар  телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International