Уен- бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Уеннар аша бала дөньяны танып белергә, матур сөйләшергә өйрәнә, үзен “зурлар тормышына ” әзерли.Кечкенә балаларда бөтен ачышлар да уен ярдәмендә ачыла.
Безнең Иске Җөри балалар бакчасында да балалар сюжетлы-рольле уеннар уйнарга бик яраталар. Уеннар уйнар өчен безнең бакчабызда бөтен кирәкле уенчыклар да бар.Безнең зур группа бүлмәсендә бер үк вакытта берничә уен уйнарга була.
Балалар бигрәк тә яратып “Шифаханә” сюжетлы-рольле уенын уйныйлар.Алар уенчык җәнлекләрне, курчакларны, тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчесен дәвалыйлар. Медицина наборы ярдәмендә авыртучыны тыңлап карыйлар, температурасын үлчиләр, укол ясыйлар. Шушы уен аша балалар табибка барырга курыкмаска кирәклеген аңлыйлар.